Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Татарстан китап нәшриятыСезне заман таләпләренә җавап бирерлек китаплар чыгаруда күпкырлы эшчәнлек алып барган һәм Россиядә иң эре милли нәшриятлардан саналган Татарстан китап нәшриятының веб-сайтында күрүемә шатмын.

Татарстан китап нәшрияты Интернетта үз сәхифәсен булдырды. Сайтның төп максаты – нәшриятта дөнья күргән яңа китаплар, уку-укыту әсбаплары, яңалыклар белән укучыларыбызны таныштырып бару, татар китабын гына түгел, республикабызда яшәүче башка милләт вәкилләренең дә китапларын пропагандалау.

Безнең нәшрият ул – әдәби әсәрләр иҗат итүче талантлы шагыйрь-прозаикларны, тәҗрибәле педагог һәм  галимнәрне, дәреслек авторларын, үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләүче төрле һөнәр ияләрен бергә туплаган оешма. Нәшрият инде 90 елдан артык төсле, матур бизәлешле, республикабыз халкы яратып укый торган һәм милләтебезнең горурлыгы булган басмалар чыгара.

Безнең коллективны яраткан хезмәтебез, туган ягыбызның тарихын һәм мәдәниятен саклауга, баетуга омтылыш, укучыларыбызга, халкыбызга хөрмәт, балаларга мәхәббәт берләштерә.

Татарстан китап нәшрияты – Россия Федерациясендә татар телен саклаучы, барыннан да элек милли китап чыгаручы бердәнбер дәүләт нәшрияты. Шуңа күрә без илебез һәм киләчәк буын каршында зур җаваплылык тоеп эшлибез.

Сайтыбыз һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз. Биредә сез күңелегезгә хуш килгән китапларны күрә алырсыз, үзегезне борчыган сорауларга җаваплар табарсыз. Ә без исә үз чиратыбызда укучыларыбызны бай эчтәлекле, матур бизәлешле, заман таләпләренә туры килә торган яңа басмалар белән сөендерергә тырышырбыз.

Ихтирам белән,
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Д.С.Шакиров

“Татарстан китап нәшрияты” ДУП, Татарстан Республикасы китапханәләре фондын тулыландыру максатыннан, аларны китаплар белән тәэмин итү эшен алып бара.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 833-р номерлы “Татарстан Республикасы китапханәләре фондын тулыландыру турында” карары (31 май, 2011 ел) нигезендә “Татарстан китап нәшрияты” ДУП иҗтимагый әһәмияткә ия басмалар тиражының бер өлешен Татарстан Республикасы китапханәләр фондына җибәрү эшен алып бара.
Өстәмә мәгълүматны (843) 519-45-35, 519-45-12 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Татарстан китап нәшрияты Красноярск шәһәрендә ел саен уздырыла торган Китап сәнгате ярминкәсендә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты Красноярск шәһәрендә ел саен уздырыла торган Китап сәнгате ярминкәсендә катнашачак. Әлеге ярминкә Михаил Прохоров фонды тарафыннан Красноярск шәһәре хакимияте һәм администрациясе, «Себер» («Сибирь») халыкара эшлекле күргәзмә үзәге һәм «Красноярск ярминкәсе» («Красноярская ярмарка») күргәзмә компаниясе белән берлектә үткәрелә.

Ярминкә 2011 елның 2–6 ноябрендә Красноярск шәһәрендә, «Себер» халыкара эшлекле күргәзмә үзәгендә уздырылачак.

Татарстан китап нәшрияты татар теле укытучылары конференциясендә катнашты

Татарстан китап нәшрияты Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында  (ТДГПУ) үткәрелгән татар теле укытучылары конференциясендә катнашты. Конференция Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм филологларны җыйган иде.

Сату өчен оештырылган күргәзмәдә нәшриятның иң яхшы яңа китаплары тәкъдим ителде, шулай ук уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр һ.б. файдалы китап продукциясен сату оештырылды. 

 

RSS-материал