Татарстан китап нәшрияты татар теле укытучылары конференциясендә катнашты
Татарстан китап нәшрияты Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (ТДГПУ) үткәрелгән татар теле укытучылары конференциясендә катнашты. Конференция Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм филологларны җыйган иде.
Сату өчен оештырылган күргәзмәдә нәшриятның иң яхшы яңа китаплары тәкъдим ителде, шулай ук уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр һ.б. файдалы китап продукциясен сату оештырылды.

