Татарстан китап нәшрияты Красноярск шәһәрендә ел саен уздырыла торган Китап сәнгате ярминкәсендә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты Красноярск шәһәрендә ел саен уздырыла торган Китап сәнгате ярминкәсендә катнашачак. Әлеге ярминкә Михаил Прохоров фонды тарафыннан Красноярск шәһәре хакимияте һәм администрациясе, «Себер» («Сибирь») халыкара эшлекле күргәзмә үзәге һәм «Красноярск ярминкәсе» («Красноярская ярмарка») күргәзмә компаниясе белән берлектә үткәрелә.

Ярминкә 2011 елның 2–6 ноябрендә Красноярск шәһәрендә, «Себер» халыкара эшлекле күргәзмә үзәгендә уздырылачак.

Максатларыбыз:

– татар язучыларының иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итү;

– Себердә милли китапларны тарату һәм пропагандалау.